Юатмагыз, юаналмыйм

Не утешайте, не утешусь

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Юатмагыз, югалттым дип, Елатасыз гына шул. Әрнү катыш булганда да, Рәхәтем дә, назларым да, Бәхетем дә булган ул. Юатмагыз, юаналмыйм, Юк шул юанычларым. Аның белән киткән инде Онытылмас, кабатланмас, Кайтмас куанычларым. Юатмагыз, төннәр чиксез, Көннәр болытлы инде. Уа бар чакта төн йолдызлы, Көн кояшлы, таңнар нурлы, Тормышым җырлы иде. Юатмагыз, юаналмыйм, Юк шул юанычларым. Аның белән киткән инде Онытылмас, кабатланмас, Кайтмас куанычларым. Юатмагыз, сагышымны Тирәнәйтәсез генә. Уа барында көз яз иде, Син бар идең, мин бар идем, Хәзер тоташ көз генә. Юатмагыз, юкка гына Мин бит сине сагынам. Мин сине дә түгел, бәлки, Янып йөргән чакларымны, Мин үземне сагынам.

Русский перевод

Не утешайте, что я потеряла, Будете только заставлять плакать. Даже когда примешалась боль, Мой покой, и мои ласки, И моё счастье были в нём. Не утешайте, не утешусь, Нет тех утешений моих. С ним ушли уже Забвению не подлежащие, неповторимые, Невозвратные радости мои. Не утешайте, ночи бесконечны, Дни облачные теперь. А когда всё было - ночи звёздные, Дни солнечные, рассветы лучистые, Жизнь моя была песней. Не утешайте, не утешусь, Нет тех утешений моих. С ним ушли уже Забвению не подлежащие, неповторимые, Невозвратные радости мои. Не утешайте, тоску мою Только углубите. А когда всё было - осень была весной, Ты была, я был, Теперь одна сплошная осень. Не утешайте, зря я ведь По тебе скучаю. Не тебя ведь, а может быть, Минувшие дни, что горели огнём, Я саму себя скучаю.