Яраланган ике аккош

Раненые два белых лебедя

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Күпләр арасыннан эзләдем, Җанга тиң ярымны күрмәдем. Еллар аша, күперләр аша Табыласыбызны белмәдем. Син дә яшәгәнсең яратмыйча, Мин дә яшәгәнмен сөймичә. Китәр идек микән бу дөньядан Мәхәббәт барлыгын белмичә. Без бергә дә инде була алмабыз, Аерым да була алмабыз. Яраланган ике аккош булып Язмыш ярларында калганбыз. Син дә яшәгәнсең яратмыйча, Мин дә яшәгәнмен сөймичә. Китәр идек микән бу дөньядан Мәхәббәт барлыгын белмичә. Кешеләр бит үз язмышын таба Бәхет тудырырга кавышып. Бәхеткәме, әллә әрнүләргә Дучар булдык инде табышып?! Син дә яшәгәнсең яратмыйча, Мин дә яшәгәнмен сөймичә. Китәр идек микән бу дөньядан Мәхәббәт барлыгын белмичә. Яратмаган белән яшәү газап, Үкенечле үткән һәр көне. Парлы яшәүләрдә тоя алмаган Бәхетләрдә яшим мин бүген. Син дә яшәгәнсең яратмыйча, Мин дә яшәгәнмен сөймичә. Китәр идек микән бу дөньядан Мәхәббәт барлыгын белмичә.

Русский перевод

Среди людей тебя искала я, Но равной сердцу половины не нашла. Сквозь годы, сквозь мосты вели пути, И я не знала, что сможем мы найтись. Ты тоже жил, не полюбив, И я жила, не полюбив. Ушли бы мы из этого мира, Не зная, что любовь бывает. Нам вместе уже не быть, И порознь не сможем жить. Раненые два белых лебедя - На берегах судьбы остались мы. Ты тоже жил, не полюбив, И я жила, не полюбив. Ушли бы мы из этого мира, Не зная, что любовь бывает. Люди находят свою судьбу, Сойдясь, чтобы счастье родить. К счастью ли, к боли ли вечной Сошлись мы, друг друга найдя?! Ты тоже жил, не полюбив, И я жила, не полюбив. Ушли бы мы из этого мира, Не зная, что любовь бывает. С нелюбимым жить - это мука, И каждый прошедший день - сожаленье. В счастье, что в парной жизни не знала, Я ныне живу, ощутив. Ты тоже жил, не полюбив, И я жила, не полюбив. Ушли бы мы из этого мира, Не зная, что любовь бывает.