Кош канатлары

Крылья птиц

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Кош канатлары таяна Һава агымнарына. Кошлар таяна һавага, Ә мин - туганнарыма. Кошлар таяна һавага, Ә мин - җан дусларыма. Дусларым-туганнарым, Туганнарым-дусларым, Дөньяда бар чакларымда Мин сезне онытмамын. Кош канатлары кагыла Яңгыр болытларына. Яңгырлар булып явасыз Сез минем утларыма. Дусларым-туганнарым, Туганнарым-дусларым, Дөньяда бар чакларымда Мин сезне онытмамын. Кошлар кунып, ямь бирәләр Тәрәз капкачларына. Тәм бирәсез чәйләремә, Ашаган ашларыма. Дусларым-туганнарым, Туганнарым-дусларым, Дөньяда бар чакларымда Мин сезне онытмамын. Талпынган кошлары булсын Безнең күңелләребез. Дус-туганнар белән үтсен Бәхетле көннәребез. Дусларым-туганнарым, Туганнарым-дусларым, Дөньяда бар чакларымда Мин сезне онытмамын.

Русский перевод

Крылья птиц опираются На воздушные течения. Птицы опираются на воздух, А я - на родных. Птицы опираются на воздух, А я - на близких друзей. Друзья мои - родня, Родня моя - друзья, Пока живу на свете, Я вас не позабуду. Крылья птиц касаются Дождевых облаков. Вы дождями ниспадаете На огни моей души. Друзья мои - родня, Родня моя - друзья, Пока живу на свете, Я вас не позабуду. Птицы, прилетая, дарят Радость ставням у окна. Вы придаёте вкус чаю, И каждой моей пище. Друзья мои - родня, Родня моя - друзья, Пока живу на свете, Я вас не позабуду. Пусть будут крылатые птицы Нашими сердцами. Пусть с друзьями и роднёй Проходят дни счастливые. Друзья мои - родня, Родня моя - друзья, Пока живу на свете, Я вас не позабуду.