Казан - авыл арасы

Казань - деревня между

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Үсеп җиттек, авылдан Чыгып китәсе килеп. Эх, шул Казан дигәннәрен Бер барып күрсәң, диеп. Авылда бөреләнеп, Казанда чәчәк атып, Яшьнәп үстек, яшь гомерне Гөрләтеп тә, шаулатып. Яшәдек Казаннарда, Җанны икегә бүлеп. Авыл якларына борып Җигеп куйган ат кебек. Казан - авыл арасы, Авыл - Казан арасы. Казанда да, авылда да Без шул авыл баласы. Кайда да авыл баласы Булып безгә каласы. Авыл балалары булып Югалмадык калада. Калаларда авыр түгел Эшләп үскән балага. Авылда - эшле булдык, Казанда - кеше булдык. Кеше дә, эшле дә булып Яшәп дөньялар кордык. Яшәдек Казаннарда, Җанны икегә бүлеп. Авыл якларына борып Җигеп куйган ат кебек. Казан - авыл арасы, Авыл - Казан арасы. Казанда да, авылда да Без шул авыл баласы. Кайда да авыл баласы Булып безгә каласы. Сагынабыз авылны Яши-яши калада. Өзгәләнеп үтте гомер Шушы ике арада. Шәһәрчә киенмәдек, Көймәдек, сер бирмәдек. Казаннарда «уф» димәдек, Сагындык, сиздермәдек. Яшәдек Казаннарда, Җанны икегә бүлеп. Авыл якларына борып Җигеп куйган ат кебек. Казан - авыл арасы, Авыл - Казан арасы. Казанда да, авылда да Без шул авыл баласы. Кайда да авыл баласы Булып безгә каласы. Авылны югалтмадык, Шәһәрдә сынатмадык. Авыл биргән тәрбияне Шәһәрләрдә акладык. Авылда бөреләнеп, Казанда чәчәк атып, Яшьнәп үстек, яшь гомерне Гөрләтеп тә, шаулатып. Яшәдек Казаннарда, Җанны икегә бүлеп. Авыл якларына борып Җигеп куйган ат кебек. Казан - авыл арасы, Авыл - Казан арасы. Казанда да, авылда да Без шул авыл баласы. Кайда да авыл баласы Булып безгә каласы.

Русский перевод

Выросли мы, из деревни Так хотелось нам уйти. Эх, сказали бы: Казань бы Хоть разок тебе пройти. В деревне мы почкой были, В Казани в цветы вошли, Юность наша разгулялась, Шумом годы пронесли. Жили мы в Казани долго, Душу надвое деля, Как коня, что повернули В сторону родных полей. Казань - деревня между, Деревня - Казань межа. И в Казани, и в деревне Мы всё те же сельчане. Где бы ни были, сельчанами Нам судьбой оставлено. Деревенскими ребятами Не исчезли мы в городе. Городским не тяжко жить тем, Кто трудом сызмальства стал. В деревне - делом были, В Казани - человеком стали. И людьми, и делом сильными Жили, мир свой создавали. Жили мы в Казани долго, Душу надвое деля, Как коня, что повернули В сторону родных полей. Казань - деревня между, Деревня - Казань межа. И в Казани, и в деревне Мы всё те же сельчане. Где бы ни были, сельчанами Нам судьбой оставлено. Тянемся к родной деревне, Живя в городе всегда. Рвалась жизнь на две дороги В промежутке меж тогда. По‑городски не рядились, Не сломались, тайны не сдали. В Казани «ох» не говорили, Тосковали, не сказали. Жили мы в Казани долго, Душу надвое деля, Как коня, что повернули В сторону родных полей. Казань - деревня между, Деревня - Казань межа. И в Казани, и в деревне Мы всё те же сельчане. Где бы ни были, сельчанами Нам судьбой оставлено. Деревню не потеряли, В городе не оплошали. Воспитанье деревенское В городах мы оправдали. В деревне мы почкой были, В Казани в цветы вошли, Юность наша разгулялась, Шумом годы пронесли. Жили мы в Казани долго, Душу надвое деля, Как коня, что повернули В сторону родных полей. Казань - деревня между, Деревня - Казань межа. И в Казани, и в деревне Мы всё те же сельчане. Где бы ни были, сельчанами Нам судьбой оставлено.