Оригинальный текст
Кош канатлары таяна
Һава агымнарына.
Кошлар таяна һавага,
Ә мин - туганнарыма.
Кошлар таяна һавага,
Ә мин - җан дусларыма.
Дусларым-туганнарым,
Туганнарым-дусларым.
Дөньяда бар чакларымда
Мин сезне онытмамын.
Кош канатлары кагына
Яңгыр болытларына.
Яңгырлар булып явасыз
Сез минем утларыма.
Дусларым-туганнарым,
Туганнарым-дусларым.
Дөньяда бар чакларымда
Мин сезне онытмамын.
Талпынган кошлардай булсын
Бердәм күңелләребез.
Дус-туганнар белән узсын
Бәхетле көннәребез.
Дусларым-туганнарым,
Туганнарым-дусларым.
Дөньяда бар чакларымда
Мин сезне онытмамын.
Русский перевод
Птичьи крылья опираются
На воздушные потоки.
Птицы опираются на воздух,
А я - на родных.
Птицы опираются на воздух,
А я - на сердечных друзей.
Друзья мои, родные мои,
Родные мои, друзья мои.
Пока я есть на этом свете,
Я вас не забуду.
Птичьи крылья взмахивают
Навстречу дождевым тучам.
Вы проливаетесь дождями
На мои огни.
Друзья мои, родные мои,
Родные мои, друзья мои.
Пока я есть на этом свете,
Я вас не забуду.
Пусть, как рвущиеся ввысь птицы,
Будут едины наши души.
Пусть с друзьями и родными
Пройдут наши счастливые дни.
Друзья мои, родные мои,
Родные мои, друзья мои.
Пока я есть на этом свете,
Я вас не забуду.