Оригинальный текст
Мәхәббәттә туган балам идең,
Сер сандыгым чәйләр эчкәндә.
Сине көтәм, сиңа охшаш кызлар
Тәрәз каршыбыздан үткәндә.
Балакаем, балакаемнан
Бер бөгеләм син дип, бер сынам,
Үскән чакларыңны юксынам.
Ачы язмышларга буйсынам да
Урыннарың булсын оҗмаһта дип
Исемеңә догалар кылам.
Сагынамын кереп кочагыма
Иркәләнеп назланганнарың.
Башларыма килгән хәсрәтләрдән,
Балакаем, саклый алмадым.
Балакаем, балакаемнан
Бер бөгеләм син дип, бер сынам,
Үскән чакларыңны юксынам.
Ачы язмышларга буйсынам да
Урыннарың булсын оҗмаһта дип
Исемеңә догалар кылам.
Күзләр төбәп, зәңгәр күккә карыйм,
Җиһаннардан карыйсың кебек.
Яшем түг(е)лә җаным өзелгәндә,
Ярамый дип, туктыймын түзеп.
Балакаем, балакаемнан
Бер бөгеләм син дип, бер сынам,
Үскән чакларыңны юксынам.
Ачы язмышларга буйсынам да
Урыннарың булсын оҗмаһта дип
Исемеңә догалар кылам.
Вакыт юк дип, эшебез күп дип,
Мәшәкатьләргә күмеләбез.
Аяз көнне яшен суккан кебек
Кайгысы килгәч үкенәбез.
Бала күң(е)ле үксез күңел түгел,
Бала хәлләренә керегез.
Вакыт табып күберәк аралашып,
Эч серләрен бергә бүлегез дә
Барлык җылыгызны жәлләмичә
Баларыгызга бирегез!
Барлык җылыгызны жәлләмичә
Баларыгызга бирегез!..
Үскән чакларыңны юксынам,
Ачы язмышларга буйсынам.
Урыннарың булсын оҗмаһта дип
Исемеңә догалар кылам.
Урыннарың булсын оҗмаһта дип
Исемеңә догалар кылам...
Балакаем, сине юксынам,
Исемеңә догалар кылам...
Русский перевод
Ты был дитя, рождённое любовью,
Мой тайный ларчик в тихий час чая.
Я жду тебя: как мимо окон ходят
Похожие на тебя девчата.
Дитя моё, моё родное,
То гнусь, то ломаюсь я из-за тебя,
Тоскую по годам твоим взросления.
Покорна горькой доле,
Чтоб место было в раю для тебя,
Я молюсь твоему имени.
Скучаю по тому, как ты
В мои объятья входил, ласково прижимаясь.
От бед, что на наши головы пришли,
Дитя моё, уберечь не сумела я.
Дитя моё, моё родное,
То гнусь, то ломаюсь я из-за тебя,
Тоскую по годам твоим взросления.
Покорна горькой доле,
Чтоб место было в раю для тебя,
Я молюсь твоему имени.
Взгляд устремив, на синее небо гляжу -
Словно из миров ты смотришь на меня.
Слёзы льются, когда душа надрывается,
Я сдерживаюсь, твержу: нельзя.
Дитя моё, моё родное,
То гнусь, то ломаюсь я из-за тебя,
Тоскую по годам твоим взросления.
Покорна горькой доле,
Чтоб место было в раю для тебя,
Я молюсь твоему имени.
«Нет времени» - твердим, «дел слишком много»,
В заботах тонем без остатка.
Как в ясный день ударит молния -
Когда придёт беда, тогда каемся.
Сердце ребёнка - не сиротское сердце,
Войдите в их заботы, загляните.
Найдите время, чаще говорите,
Делитесь сокровенным и простым.
И, не жалея, всю свою теплоту
Детям своим отдайте!
И, не жалея, всю свою теплоту
Детям своим отдайте!..
Тоскую по годам твоим взросления,
Покорна горькой доле.
Чтоб место было в раю для тебя,
Я молюсь твоему имени.
Чтоб место было в раю для тебя,
Я молюсь твоему имени...
Дитя моё, тебя я тóскуя зову,
Я молюсь твоему имени...