Авыл миче

Деревенская печь

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Тышта салкын, морҗабыздан төтен куренә. Димәк, тиздән өй эченә җылы йөгерә, Самавырны чыжлатырга күмер өлгерә, Кызу мичкә керү көтеп, ипи күперә. Авыл миче, авыл миче - балачагым төсе, Өстим утын, яна утын - кызыл күмер төште. - Икмәк салдым, ашагыз, - дип, - Җылы өйдә йоклагыз, - дип, - Әнкәй килеп керер төсле. Әллә мич янганны күреп, әллә сагынганны сизеп, Әнкәй кайтып керер төсле. Кызарып пешкән ипине сындырып алып, Өстенә кайнатма, шикәр, тәмле май ягып, Чыгып йөгергән бала ул мин идем инде. Мич яна, хәтирәләргә төшереп мине. Авыл миче, авыл миче - балачагым төсе, Өстим утын, яна утын - кызыл күмер төште. - Икмәк салдым, ашагыз, - дип, - Җылы өйдә йоклагыз, - дип, - Әнкәй килеп керер төсле. Әллә мич янганны күреп, әллә сагынганны сизеп, Әнкәй кайтып керер төсле. Ясалма мич шәһәр йорты түрен алса да, Ял итүче хуҗасына уты янса да, Кызуыннан тән җылына, күңел җылынмый, Авыл миче биргән җылы булып тоелмый. Авыл миче, авыл миче - балачагым төсе, Өстим утын, яна утын - кызыл күмер төште. - Икмәк салдым, ашагыз, - дип, - Җылы өйдә йоклагыз, - дип, - Әнкәй килеп керер төсле. Әллә мич янганны күреп, әллә сагынганны сизеп, Әнкәй кайтып керер төсле.

Русский перевод

На улице стужа, из трубы виден дым. Значит, скоро по дому побежит тепло, Уголь успеет самовар зашипеть, Хлеб поднимается, ждет, чтоб в жар войти. Деревенская печь, деревенская печь - цвет моего детства, Подбрасываю дрова, дрова горят - пал красный уголь. «Хлеб поставила - ешьте», - будто, «Спите в теплом доме», - будто, - Мама сейчас войдет, как тогда. То ли печь увидела, то ли тоску услышала - Мама вот-вот вернется, как тогда. Красный, горячий хлеб отломив, Сверху варенье, сахар, сладкое масло - Так выбегал ребенок - это был я. Печь горит, и памятью снова зовет меня. Деревенская печь, деревенская печь - цвет моего детства, Подбрасываю дрова, дрова горят - пал красный уголь. «Хлеб поставила - ешьте», - будто, «Спите в теплом доме», - будто, - Мама сейчас войдет, как тогда. То ли печь увидела, то ли тоску услышала - Мама вот-вот вернется, как тогда. Хоть печь городская и занимает угол, Хоть горит огонь у отдыхающего хозяина, Тело греется, а душе не согреться - Не то тепло, что деревенская печь давала. Деревенская печь, деревенская печь - цвет моего детства, Подбрасываю дрова, дрова горят - пал красный уголь. «Хлеб поставила - ешьте», - будто, «Спите в теплом доме», - будто, - Мама сейчас войдет, как тогда. То ли печь увидела, то ли тоску услышала - Мама вот-вот вернется, как тогда.