Аккошлы күл

Озеро лебедей

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Очып ерак җирләрдән аккош төшә күлләргә Бәхеткәен эзләргә. Мин дә төшәм күлләргә, аккошларны күзләргә, Бәхетемне эзләргә. Йөзәсе иде күлләрдә, аккошлардай парлашып, Үтәсе иде гомерне, шул кошлардай аңлашып. Яшәлер иде бәхеттә, пар аккош булсак әгәр, Йөрәкләр тибүләреннән туктаганнарга кадәр. Күлләрнең зәңгәрсу төсен, вак дулкыннар тибрәлешен Иркәләп җилләр исә. Башларын башларга салып, сөю назларына калып Аккошлар дулкын ишә. Йөзәсе иде күлләрдә, аккошлардай парлашып, Үтәсе иде гомерне, шул кошлардай аңлашып. Яшәлер иде бәхеттә, пар аккош булсак әгәр, Йөрәкләр тибүләреннән туктаганнарга кадәр. Күл өсләрен гизә-гизә, дулкын-дулкын уйлар йөзә, Сокланып аккошларга. Аккош бәхетләрен телим, аккош сөюләрен телим Адашкан язмышларга. Йөзәсе иде күлләрдә, аккошлардай парлашып, Үтәсе идея гомерне, шул кошлардай аңлашып. Яшәлер иде бәхеттә, пар аккош булсак әгәр, Йөрәкләр тибүләреннән туктаганнарга кадәр.

Русский перевод

Прилетая из далёких краёв, лебеди опускаются на озёра В поисках счастья. Я тоже спускаюсь к озёрам, гляжу на лебедей, В поисках своего счастья. Плавали бы мы по озёрам, как лебеди - парой, Прожили бы жизнь, понимая друг друга, как эти птицы. Жили бы в счастье, будь мы парой лебедей, До тех пор, пока не перестанут биться сердца. Лазурный цвет озёр, дрожание мелких волн Ветра ласкают. Коснувшись головами, в нежности любви Лебеди создают волны. Плавали бы мы по озёрам, как лебеди - парой, Прожили бы жизнь, понимая друг друга, как эти птицы. Жили бы в счастье, будь мы парой лебедей, До тех пор, пока не перестанут биться сердца. Скользя по поверхности озёр, волна за волной плывут мысли, Восхищаясь лебедями. Я желаю лебедям счастья, желаю лебедям любви, Потерявшимся судьбам. Плавали бы мы по озёрам, как лебеди - парой, Прожили бы жизнь, понимая друг друга, как эти птицы. Жили бы в счастье, будь мы парой лебедей, До тех пор, пока не перестанут биться сердца.