Дан җырла, шагыйр!

Пой о славе, поэт!

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Буе талдай, йөзе айдай, җир сылуы. Йөрәккә ут кабындыра көлүе. Күзләреннән, йөзләреннән балкып тора аның Йөрәгендә якты уйлар йөрүе. Мактап җырла. Данга лаек. Әйдә, шагыйр, мактау җырла син Эшче - хатынга. Изге ана да ул, гүзәл эшче дә ул, Җан бирүче, ямь бирүче Ватанга. Авырлыкны, кыенлыкны ул күп күрде. Тау актарды, таш күтәрде, җир сөрде. Иленә яу, җиренә дау килгән чакта да Утлар узды, сулар кичте, ул җиңде. Мактап җырла. Данга лаек. Әйдә, шагыйр, мактау җырла син Эшче - хатынга. Изге ана да ул, гүзәл эшче дә ул, Җан бирүче, ямь бирүче Ватанга. Бәхетлеләр илебезнең шат кызлары, Язгы кояш кебек көләч йөзләре. Азат хезмәт, дан һәм хөрмәт юлдаш булгач аңа, Куанычлы уза аның көннәре. Мактап җырла. Данга лаек. Әйдә, шагыйр, мактау җырла син Эшче - хатынга. Изге ана да ул, гүзәл эшче дә ул, Җан бирүче, ямь бирүче Ватанга.

Русский перевод

Стан, как тальник, лик - как месяц, краса земли. Смех ее в сердцах разжигает огни. Взгляд и лицо ее светятся, ибо В сердце ее - светлые думы одни. Пой хвалу. Она славы достойна. Пой, поэт, песнь хвалебную ты Женщине-труженице. Святая мать она и прекрасная труженица, Жизнь и красу дарящая Родине. Много тягот и бед повидала она. Горы сдвигала, камни несла, землю пахала. И когда на страну налетали враги, Через огонь и воду прошла - и победила. Пой хвалу. Она славы достойна. Пой, поэт, песнь хвалебную ты Женщине-труженице. Святая мать она и прекрасная труженица, Жизнь и красу дарящая Родине. Счастливые дочери нашей страны, Лица их - словно весеннее солнце. С трудом вольным, со славой и честью в пути Светло и радостно дни ее льются. Пой хвалу. Она славы достойна. Пой, поэт, песнь хвалебную ты Женщине-труженице. Святая мать она и прекрасная труженица, Жизнь и красу дарящая Родине.