Гүзәл җыр кебек

Как прекрасная песня

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Хәтеремдә: ул көн аяз иде, Күкрәп үскән иде чәчкәләр. Шаян карашларың йөрәгемә Мәхәббәттән гөлләр чәчтеләр. Гөлләр мәңгелеккә тамыр җәйде, Көлеп, җырлап, ярсып үстеләр. Тик нигә соң ул бәхетле көннәр Нигә болай бик тиз үттеләр? Синсез үткән минем һәр минутым Зарлы, моңлы, авыр ел кебек. Бергә булган чагым, җырлап бетми, Өзелеп калган гүзәл җыр кебек.

Русский перевод

В памяти: тот день был ясен, Буйно цвели цветы. Твой нежный взгляд в моё сердце Любовью лепестки просыпал. Цветы пустили корни навсегда, Смеясь, поя, сияя расцвели. Но почему же счастливые те дни, Почему так быстро утекли? Без тебя каждая минута Словно скорбный, тяжкий год. Время, что мы были вместе, недопетой Прекрасной песней остаётся.