Оригинальный текст
Укый белмәсәмдә дога кылам,
Рәхмәтемне әйтеп Аллага.
Көчле итеп тудырганы өчен,
Шушы сихри, фани дөньяга.
Бисмилламны әйтеп юлга чыгам...
Җил-давылларына карамый,
Ярдәм сораучыга булышамын...
Кем ул булуына карамый.
Зар еламыйм, авырлыклар килсә..
Эчтән сыкрансам да, тыштан мин тын...
Беләм, чөнки, сабыр булу кирәк.
Сабырлыкның төбе сары алтын.
Укый белмәсәмдә дога кылам,
Шөкерана кылып,тормышка
Рәхмәтлемен, исән булганыма,
Ходай биргән шушы язмышка.
Русский перевод
Не умея читать, я молюсь,
Благодарность свою возношу Аллаху.
За то, что создал меня сильной,
Для этого волшебного, бренного мира.
С именем Божьим выхожу в путь...
Не взирая на бури и ветры,
Помогу просящему о помощи...
Не взирая на то, кто он.
Не плачу навзрыд, когда приходят невзгоды..
Хоть внутри и вскипаю, снаружи спокойна...
Знаю, ведь нужно терпение.
Терпение в конце - чистое золото.
Не умея читать, я молюсь,
Вознося благодарность жизни,
Благодарна, что живу,
Этой судьбе, что Бог даровал.