Оригинальный текст
Укый белмәсәм дә, дога кылам,
Рәхмәтемне әйтеп Аллага.
Көчле итеп тудырганы өчен
Шушы сихри, фани дөньяга.
Укый белмәсәм дә, дога кылам,
Шөкерана кылып тормышка.
Рәхмәтлемен исән булганыма,
Ходай биргән шушы язмышка.
Бисмилламны әйтеп, юлга чыгам,
Җил-давылларына карамый.
Өмет итүчегә булышамын,
Кем ул булуына карамый.
Зар еламыйм , авырлыклар килсә,
Эчтән сыкрасам да, тыштан мин тын.
Беләм, чөнки сабыр булу кирәк,
Сабырлыкның төбе - сары алтын.
Русский перевод
Хоть читать не умею - молюсь,
Благодарность я шлю Аллаху.
За рождение сильным в этот
Мир волшебный, но бренный, земной.
Хоть читать не умею - молюсь,
Жизнь за всё воздавая хвалой.
Я благодарен, что жив и дышу,
За судьбу, что дарована Богом.
С «Бисмилля» выхожу я в путь,
Не гляжу на ветры и бури.
Помогаю тому, кто надеется,
Не важны ни лицо, ни имя.
Не рыдаю, когда тяжко станет,
Внутри боль, а снаружи - молчу.
Знаю: нужно терпение в жизни,
Корень терпенья - желтое золото.