Оригинальный текст
Хыялларым Акбүз ат сыман,
Ашкыналар һаман еракка..
Ни эзлиләр алар язмыштан?
Нидер җитми минем йөрәккә..
Хыяллар, хыяллар..
Корасыз оялар,
Сагышлы йөрәгем түренә,
Өметләр уяна,
Күңелләр моңлана,
Йолдызлар сибелә күгемә.
Йолдызлы күкләрдә ай балкый,
Хыяллар яңарта хисләрне.
Каядыр югала сагышлар..
Искәртеп шул үткән кичләрне.
Хыяллар, хыяллар,
Корасыз оялар
Сагышлы йөрәгем түренә.
Өметләр уяна,
Күңелләр нурлана.
Көзләрем яз булып күренә.
Яз җитсә урманнар уяна,
Былбыллар оялый гөлләргә.
Хыяллар дәвалый йөрәкне,
Ашкынып яз килгән көннәрдә.
Хыяллар, хыяллар..
ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА
Русский перевод
Мои мечты, как конь Акбуз,
Всё устремляются в даль..
Что ищут они в судьбе?
Чего не хватает моему сердцу..
Мечты, мечты..
Вьют гнёзда вы,
В душу моего печального сердца,
Надежды пробуждаются,
Души поют,
Звёзды рассыпаются по моему небу.
На звёздном небе сияет луна,
Мечты обновляют чувства.
Куда-то исчезают печали..
Напоминая те минувшие вечера.
Мечты, мечты,
Вьёте гнёзда вы
В душу моего печального сердца.
Надежды пробуждаются,
Души светятся.
Мои глаза кажутся весной.
Весна наступит - леса проснутся,
Бабочки сядут на цветы.
Мечты исцеляют сердце,
В дни, когда спешит весна.
Мечты, мечты..
ЗАЛИЯ НУРИАХМАТОВА