Шараным

Шараным

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Эй көмеш сулы чишмәләр Иң матур урман безнең якта Йөрәк җырларыңны кушып җырлыйм Шараным синең хакта! Шараным син минем туган илем Йортым, гаиләм дусларым синдә! Тырыш уңган халкың белән бергә Мин дә яшимен бу җирдә! Шаран, Шаран туган җирем Шаран! Гомерлеккә мин синдә калам! Исемеңдә Шаран уранашканда Шаран елгасының буенда Әллә шуңа да матурсың икән Утыргансың урман куеннында Шаран, Шаран туган җирем Шаран! Гомерлеккә мин синдә калам! Балаларың китеп таралдылар Тик мин генә читкә китмәдем Минем белән үттең гомереңне Син дә мине читкә типмәдең Шаран, Шаран туган җирем Шаран! Гомерлеккә мин синдә калам! Урманыңда кошлар оя корыр өчен Кошлар кайта канат кагынып Минем дә бит эчәр суым барда Ашыгып кайтам сине сагынып Шаран, Шаран туган җирем Шаран! Гомерлеккә мин синдә калам! Шараным син озак яшә әле Мин дә яшәрмен сине сөеп Туган йорт нигезең балаларың Беркайчан да ташламас диеп Шаран, Шаран туган җирем Шаран! Гомерлеккә мин синдә калам!

Русский перевод

Эй, родники с серебряной водой, Самый красивый лес в нашем краю, Я к песням сердца твои напевы вплетаю - Шараным, я пою про тебя! Шараным, ты - мой край родной, Мой дом, моя семья и друзья - в тебе! С твоим трудолюбивым народом рядом И я живу на этой земле. Шаран, Шаран, родная земля - Шаран! Навеки я остаюсь в тебе! У твоего имени кружится Шаран, На берегах реки Шаран. Может, поэтому ты так прекрасен - Устроился в объятиях лесных. Шаран, Шаран, родная земля - Шаран! Навеки я остаюсь в тебе! Дети твои разъехались по свету, Но я один не ушел в даль. Ты жизнь со мною рядом провела, И ты меня не оттолкнула вдаль. Шаран, Шаран, родная земля - Шаран! Навеки я остаюсь в тебе! В твоих лесах, чтоб вить гнезда, Птицы возвращаются, крыльями звеня. И у меня есть свой глоток воды - Я спешу домой, по тебе тоскуя. Шаран, Шаран, родная земля - Шаран! Навеки я остаюсь в тебе! Шараным, живи еще долго, И я буду жить, тебя любя, Пусть дети твоего родного дома Никогда не оставят тебя. Шаран, Шаран, родная земля - Шаран! Навеки я остаюсь в тебе!