Сине һаман көтәм

Я всё ещё жду тебя

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Салкын көзләр җитте, Күңелдән җыр китте, Йөрәккәем әрнеп сызыла. Иртә таңда томан, Сихри ялкын сыман, Күл өсләрен ялмап сузыла. Пар миләштә яфрак, Моңсу җирне каплап, Сары чәчәк булып коела. Икәү бергә салган Эзләр торып калган Кичләр кайтыр төсле тоела. Биек тауга менеп, Сагышларым түгеп, Кошлар юлын ялгыз үтәрмен. Биек тауга менеп, Сагышларым түгеп, Син килгәнне өзелеп көтәрмен. Саубуллаша кошлар, Килер инде кышлар, Ә мин һаман сине көтәрмен. Сөю бүләк иткән, Сары сагыш сипкән Яшьлек сукмагыннан үтәрмен. Биек тауга менеп, Сагышларым түгеп, Кошлар юлын ялгыз үтәрмен. Биек тауга менеп, Сагышларым түгеп, Син килгәнне өзелеп көтәрмен.

Русский перевод

Холодные осени пришли, Песня из сердца ушла, Сердце моё ноет, болит. Поутру туман, Словно пламя чар, Тянется, стелется по глади озёр. На рябинах листья, Печальную землю укрыв, Опадают жёлтым цветком. Следы, что мы вдвоём оставили, Словно вечера те вернутся, Так и мерещатся мне. На высокую гору взойду, Свою печаль сроню, Птичьей тропой одна пройду. На высокую гору взойду, Свою печаль сроню, И тебя, надрываясь, буду ждать. Птицы прощаются, Вот и зима придёт, А я всё равно тебя буду ждать. По тропе юности, Что дарила любовь И сыпала жёлтую грусть, пройду. На высокую гору взойду, Свою печаль сроню, Птичьей тропой одна пройду. На высокую гору взойду, Свою печаль сроню, И тебя, надрываясь, буду ждать.