Күк чәчәгем

Мой голубой цветок

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Күк күзләрең - күк чәчәкләр төсле, Хисләр диңгезендә адашам. Сөю бүләк иткән күзләреңне Төшләремдә күреп саташам. "Күк чәчәгем, сине көтәм", - диеп, Тугайларга чыгам сагынып. Аккош булып килеп төшсәң син Шул тугайга канат кагынып. Күк күзләрең - куе томан төсле, Таба алмыйм чыгар юлымны. "Кил яныма", - диеп, томан аша Сузсаң иде җылы кулыңны. "Күк чәчәгем, сине көтәм", - диеп, Тугайларга чыгам сагынып. Аккош булып килеп төшсәң син Шул тугайга канат кагынып. Күк күзләрең төсле күк чәчәкләр Шаулап үсә яшел тугайда. Җитәкләшеп тугай гизәр идек, Яшьлек мәхәббәтем, син кайда? "Күк чәчәгем, сине көтәм", - диеп, Тугайларга чыгам сагынып. Аккош булып килеп төшсәң син Шул тугайга канат кагынып.

Русский перевод

Твои синие глаза - как синие цветы, В море чувств я заблуждаюсь вновь. Эти глаза, что любовь мне подарили, В снах моих мне мерещатся без слов. «Мой голубой цветок, тебя я жду», - шепчу, В луга выхожу, тоскуя вновь. Если лебедем спустишься ты туда, В те луга, взмахнув крылом, любовь. Твои синие глаза - как густой туман, Не найти мне к выходу пути. «Подойди ко мне», - сквозь мглу тумана Если б протянула руку ты. «Мой голубой цветок, тебя я жду», - шепчу, В луга выхожу, тоскуя вновь. Если лебедем спустишься ты туда, В те луга, взмахнув крылом, любовь. Как глаза твои, синие цветы Шумно растут в зелёном лугу. Мы бы, взявшись за руки, бродили там - Юная моя любовь, ты где, скажи? «Мой голубой цветок, тебя я жду», - шепчу, В луга выхожу, тоскуя вновь. Если лебедем спустишься ты туда, В те луга, взмахнув крылом, любовь.