Ник соң аерылдык?

Почему же мы расстались?

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Ятлар сөйләвенә карап, юкка Үпкәләшеп, хәтер калдырып, Керсез мәхаббәткә хыянәт итеп, Тәкәбберлек белән аерылдык. Уза гомер инеш суы сыман, Яш(е)рен сагыш белән тын гына, Сүнми икән тәүге сөю уты, Күңелем һаман сине юксына. Җитәкләшеп йөргән сукмакларга Сагышланып карыйм, тукталып; Бергә булган чакның хәтирәсен Искә алырга калды уфтанып. Яшерен сагыш белән уза гомер, Инеш суы сыман тын гына; Калды, ахры, чынлап йөрәкләрдә Сызландыргыч уртак моң гына...

Русский перевод

Чужим словам поверив, зря Мы обиделись, оставив боль; Чистой любви изменив, Гордыней разлучились мы. Жизнь течет, как тихий ручей, С тайной грустью, безмолвно, одна; Не гаснет огонь первой любви, Сердце все еще тебя ждет. На тропинки, где шли мы рука в руке, С грустью гляжу, остановясь; Вспоминать те минуты вдвоем Осталось лишь, вздыхая, мне. С тайной грустью проходит жизнь, Тихо, как ручей течет; Осталось, похоже, в сердцах Лишь общая боль, что щемит...