Икмәк булса табында

Если есть хлеб на столе

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Матур язда, иртә ал таңнарда Хезмәт керсә басу-кырларга, Игеннәр мул, шатлык олы була, Көчле була канат җырларда. Басуларда иген уңса, Күтәрелә күңелләр; Муллык, тынычлык булганда Гөрләп үтә гомерләр! Арыш-бодай үсә дулкынланып, Хуш исләрен кырга таратып; Иген шаулый кайнар йөрәкләрдә Яшәү дәрте, шатлык яңартып. Басуларда иген уңса, Күтәрелә күңелләр; Муллык, тынычлык булганда Гөрләп үтә гомерләр! Җир уңышы, ил муллыгы бирә Күңелләргә көрлек-шатлыклар; Табыннар мул була, хәзинәдә Тулып торса орлык-ашлыклар. Басуларда иген уңса, Күтәрелә күңелләр; Муллык, тынычлык булганда Гөрләп үтә гомерләр!

Русский перевод

В ясной весне, в ранних алых зарях, Как выйдет труд на поля и луга, Колосья щедры, и радость велика, Песнь расправляет могучие крылья. Когда на полях урожай, Взлетают сердца; В достатке, в покое Гремит, расцветает жизнь! Рожь и пшеница идут волной, Разносят по нивам свой сладкий дух; Шумит зерно в горячих сердцах, Жажду житья и радость обновляя. Когда на полях урожай, Взлетают сердца; В достатке, в покое Гремит, расцветает жизнь! Урожай земли, изобилие страны Дарит душам отвагу и радость; Полны столы, и в закромах До краев зерно и хлеб припасены. Когда на полях урожай, Взлетают сердца; В достатке, в покое Гремит, расцветает жизнь!