Туган авылыма (икенче вариант)

Родной деревне (второй вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Еллар үткәч авылыма кайттым, Таныш йортлар каршы алалар. Чылтырап аккан шаян ермалактай Йөрәгемнән моңнар агалар. Елга буе елак таллары да Мине сәламлиләр баш кагып. Күңеле тулган газиз анам кебек Күзләреннән кайнар яшь тамып. Киртәләрен, көтү юлларын, Иртәләрен җылы җил назлый. Адым саен колак төпләрендә Моңлы курай кебек көй сайлый. Еллар агышында туган җирем Бигрәк якын, изге күренә. Яшьлек хатирәсе - мәхәббәтем Сагындыра, тарта үзенә.

Русский перевод

Спустя года в деревню возвратился, Родные дома меня встречают. Как звонкий, резвый ручеек струится - Из сердца мои напевы тают. Ивняк прибрежный, плачущий от ветра, Меня приветствует, клонясь главой. Как матушка родная, сердцем светла, Горячей слезою бьет живой. Ограды, тропы к пастбищам знакомым С утра ласкает теплый, нежный бриз. И каждый шаг в ушах мне, как по дому, Поет курай, выводит тихий свист. В теченье лет родная моя земля Все ближе, чище, свято мне видна. Моя любовь - воспоминанье юных дней, Зовет, тоской уводит вновь она.