Онытмагыз

Не забывайте

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Еллар уза, ә сугышның шавы Әле тынмый, гүя кайтаваз. Үлгән яугирларның тавышлары Ишетелгәндәй: «Әле кайтырбыз! Кайтырбыз без, киек кошлар булып, Баш очыннан сезнең очарбыз, Язгы җилләр булып, якыннарның Иңнәреңнән назлап кочарбыз. Онытмагыз! Сездә - безнең гомер, Безнең шатлык, безнең өметләр! Без яшибез әле оныкларда, Алар да бит безнең кебекләр! Тиз кайтырбыз, диеп, киткән идек, Кичерегез, озак йөрелде. Күпләр инде мәңге кайта алмас, Гомерләр бик яшьли өзелде. Кайтмадылар, диеп, рәнҗемәгез, Кайтыр юллар безнең ябылган. Сугышларда үлү насыйп, димәк, Маңгайларда шулай язылган. Язмышларын беркем алдый алмый, Ниләр язган - шуны күрәбез... Еллар үткәч, кайттык һәйкәл булып, Җан шатланыр, килеп йөрсәгез. Язмышларын беркем алдый алмый, Ниләр язган - шуны күрәбез... Еллар үткәч, кайттык һәйкәл булып, Җан шатланыр, килеп йөрсәгез. Язгы җилләр булып, якыннарның Иңнәреңнән назлап кочарбыз. Еллар үткәч, кайттык һәйкәл булып, Җан шатланыр, килеп йөрсәгез...»

Русский перевод

Годы идут, а гул той войны Не утихает, будто отзвук, след. И слышатся голоса павших воинов: «Мы еще вернемся, нет нам бед!» Вернемся мы - дикими птицами, Над вашими головами пролетим, Станем весенним ветром, близких Нежно обнимем за плечи своим. Не забывайте! В вас - наша жизнь, Наша радость, наши надежды! Мы живем в внуках ваших и ныне, Они ведь тоже на нас похожи, как прежде! Мы уходили, сказав: «Скоро будем», Простите - путь оказался длинней. Многим уже не вернуться вовеки, Слишком рано оборвалась их дней. Не обижайтесь, что не пришли, Наши дороги назад закрыты. Раз в войнах погибнуть суждено - Так на лбах наших было записано, видно. Судьбу никому не обмануть, Что ею начертано - то и видим... Годы пройдут - вернемся мы памятником, Душе будет радостно, если придете, увидим. Судьбу никому не обмануть, Что ею начертано - то и видим... Годы пройдут - вернемся мы памятником, Душе будет радостно, если придете, увидим. Станем весенним ветром, близких Нежно обнимем за плечи своим. Годы пройдут - вернемся мы памятником, Душе будет радостно, если придете, увидим...»