Язмыш түгел

Не судьба

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Бергә уйнап үстек балачактан, Тугры дуслар идек, иң якын. Егет булып җиткәч сөю килде, Йөрәкләргә салып ут-ялкын. Гашыйк булдык,дустым, тик нигәдер Икебез дә үлеп бер кызга. Син охшаттың аны тулган айга, Ә мин - балкып янган йолдызга. Мәхәббәтне-изге, саф хис диләр, Тик ул киртә булды дуслыкка. Күкләр сынау куйды, китеп бардың, Күңел ышаналмый син юкка! Гашыйк булдык,дустым, тик нигәдер Икебез дә үлеп бер кызга. Син охшаттың аны тулган айга, Ә мин - балкып янган йолдызга. Хаталарны төзәтерлек түгел - Ялгыш булды ахры язмышлар. Хакыбыз юк иде онытырга: Мәхәббәттән өстен - дуслык бар! Гашыйк булдык,дустым, тик нигәдер Икебез дә үлеп бер кызга. Син охшаттың аны тулган айга, Ә мин - балкып янган йолдызга.

Русский перевод

Вместе с детства бегали, играли, Дружба верной, близкой нам была. Парнями став, мы влюбляться стали - В сердце пламя, огненная мгла. Полюбили, друг, но почему-то Оба - насмерть - в девушку одну. Ты сравнил ее с полною луной, А я - со звездой, что горит в огню. Говорят, любовь - святая, чистая, Но для дружбы стала ей преградой. Небо испытанье нам назначило - Ты ушел, и сердце в это не поверит! Полюбили, друг, но почему-то Оба - насмерть - в девушку одну. Ты сравнил ее с полною луной, А я - со звездой, что горит в огню. Ошибки не исправить - видно, Судьбы наши были не права. Мы не вправе были позабыть: Выше любви - есть дружба навсегда! Полюбили, друг, но почему-то Оба - насмерть - в девушку одну. Ты сравнил ее с полною луной, А я - со звездой, что горит в огню.