Түзә йөрәк

Терпеливое сердце

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Теләгәнчә генә бармый тормыш, Сыный язмыш, бирә кирәкне. Тик бер теләк: саклый алсам иде Яралардан бахыр йөрәкне. Түзә йөрәк, түзә, түзә барсына, Үтенәмен, зинхар, ярсыма. Аяз көннәр күбрәк, Сабыр бул син, йөрәк, Алда көткән бәхет бар сыман. Үткәннәрдә ялгышлар да булды, Абынмаган җирдә - юктыр ла. Гаепләргә берүк ашыкмагыз: Хөкемдар бит бары бер Хода. Түзә йөрәк, түзә, түзә барсына, Үтенәмен, зинхар, ярсыма. Аяз көннәр күбрәк, Сабыр бул син, йөрәк, Алда көткән бәхет бар сыман. Моңая ла йөрәк сагынудан, Төрле уйлар газиз башымда. Иманым нык, шуна һичкачан да Тез чүкмәмен язмыш каршында. Түзә йөрәк, түзә, түзә барсына, Үтенәмен, зинхар, ярсыма. Аяз көннәр күбрәк, Сабыр бул син, йөрәк, Алда көткән бәхет бар сыман.

Русский перевод

Жизнь не всегда идет, как хочешь, Судьба испытывает, дает нужду. Лишь одного желаю: смог бы я Сберечь от ран бедное сердце. Терпит сердце, терпит, терпит всё, Умоляю, прошу, не вспыхни. Больше ясных дней, Тише будь, сердце, Впереди, как будто, ждёт счастье. В прошлом были и ошибки, Где не споткнулся - не сыщешь. Не спешите обвинять: Судья ведь только один - Бог. Терпит сердце, терпит, терпит всё, Умоляю, прошу, не вспыхни. Больше ясных дней, Тише будь, сердце, Впереди, как будто, ждёт счастье. Сердце грустит от тоски, Мысли разные в дорогой голове. Вера крепка - потому никогда Не преклоню колени пред судьбой. Терпит сердце, терпит, терпит всё, Умоляю, прошу, не вспыхни. Больше ясных дней, Тише будь, сердце, Впереди, как будто, ждёт счастье.