Кичке утлар

Вечерние огни

Участники

Бату Мулюков / Юнис Адаш

Композитор

Бату Мулюков

Автор текста

Юнис Адаш

Создано

December 03, 2025

Последнее обновление

December 03, 2025

Оригинальный текст

Әкрен генә сүнә шәфәкъ, Эңгергә чума йортлар, Җиргә сипкән йолдызлардай Кабына кичке, утлар. Кичке утлар, кичке утлар Сихри һәм шуклар; Гашыйкларны кавыштырган Серле минутлар. Тәрәзәләрдән киң урамга Сызыла көлтә нурлар, Җилкендереп йөрәкләрне Янгырый дәртле җырлар. Кичке утлар, кичке утлар, Җем-җем серләшә, Кичке утлар яктысында Серләр берләшә. Үтте кайнар хезмәт көне Ишәйтеп илем даның, Җыелганнар дуслар бергә, Түгәрәк кичке табын. Кичке утлар, кичке утлар, Сибә ямь генә, Күңелләрдә туа җырлар Дөнья ямьлегә.

Русский перевод

Медленно гаснет заря, Дома темнеют вдали, Как звезды, рассыпанные по земле, Зажигаются вечерние огни. Вечерние огни, вечерние огни Волшебные и таинственные; Минуты тайны, что связывают Сердца влюбленных. Из окон на широкую улицу Струятся теплые лучи, Трогая сердца нежностью, Звучат задушевные песни. Вечерние огни, вечерние огни, Шепчутся тихо-тихо, Под светом вечерних огней Тайны соединяются. Прошел горячий рабочий день, Слушая зов твоей славы, Собрались друзья вместе, Кругом вечерний огонь. Вечерние огни, вечерние огни, Лишь немного тепла, В сердцах рождаются песни Для мира доброты.

Предложить исправление