Оригинальный текст
Ачылмыйча кырау суккан кебек,
Чәчәкләрем өзелми шингән.
Кар таулары ишелгәндәй булды,
Көтелмәгән хәбәрен килгәч.
Көндәш күреп, йөрәк елаганны
Ник белдереп йөзем агара?
Зәңгәр хыялларым юкка чыгып,
Сагышларым булып янара.
Күл бозыдай тайгак җавапларың,
Тынлый торган түгел упкәсез.
Эшләр туйга якынлашкан булгач,
Кияу белән кәләш инде сез.
Турыгыздан узып китә алмыйм,
Син дә юллар урап йөрисең.
Күзләремнән яшь тамганын көтмә,
Йөрәк каны тама, күрмисең.
Русский перевод
Не распустившись, будто побитые морозом,
Мои цветы не сорваны, а увяли.
Как будто снежные горы обрушились,
Когда пришла неожиданная весть.
Увидев соперницу, отчего сердце плачет,
Почему выдавая это, бледнеет моё лицо?
Мои голубые мечты исчезают,
Превращаясь в тлеющую тоску.
Твои ответы скользкие, как озёрный лёд,
Не бездонны, чтобы их слушать.
Раз дело уже идёт к свадьбе,
Вы теперь жених с невестой.
Не могу пройти мимо вас,
И ты тоже ходишь окольными путями.
Не жди, что из глаз моих капнет слеза,
Ты не видишь, как кровью истекает сердце.