Гомерем сагышлары

Тоски моей жизни

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Юрүзәнемдә тибрәнеп Салларда йөзә алмадым. Су буеннан зәңгәр чәчәк Эзләдем, таба алмадым. Бәхет алмасы биектә, Үрелдем ала алмадым. Пар миләштәй парлымын да, Тик назлар таба алмадым. Зәңгәр сирень чәчәкләре Ник җилләрдә сибелә? Бүгенгемә, үткәнемә, Үзәкләрем өзелә. Бәхет алмасы биектә, Үрелдем ала алмадым. Пар миләштәй парлымын да, Тик назлар таба алмадым. Үзем сайлаган язмышым Юллары бүтән иде. Сагышларны эчкә йотып, Гомерне үтәм инде. Бәхет алмасы биектә, Үрелдем ала алмадым. Пар миләштәй парлымын да, Тик назлар таба алмадым. Кояш баешына бара Гомерем агышлары. Сүнәр, сүрелерлек түгел Яшьлегем ялгышлары. Бәхет алмасы биектә, Үрелдем ала алмадым. Пар миләштәй парлымын да, Тик назлар таба алмадым.

Русский перевод

На Юрүзани я колыхался, На плотах плыть не сумел. У воды искал я синие цветы - И найти их не успел. Яблоко счастья высоко - Тянулся, взять не смог. Парами, как рябина, мы, А ласки - не нашёл. Почему сирень лазурная Ветрами разнеслась? О ныне, о прошедшем - Душа моя рвалась. Яблоко счастья высоко - Тянулся, взять не смог. Парами, как рябина, мы, А ласки - не нашёл. Судьба, что сам избрал когда-то, Шла иными путями. Глотаю тихо свою тоску, Жизнь проживаю днями. Яблоко счастья высоко - Тянулся, взять не смог. Парами, как рябина, мы, А ласки - не нашёл. К закату катятся Течения моей судьбы. Не гаснут, не тускнеют Ошибки юности. Яблоко счастья высоко - Тянулся, взять не смог. Парами, как рябина, мы, А ласки - не нашёл.