Бәхет алмасы

Яблоко счастья

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Елгарым да, саллар да. Тибрәлдем йөзә алмадым. Су буеннан зәңгәр чәчәк Эзләдем табалмадым. Бәхет алмасы биек тә Үрелдем алалмадым. Пар миләштәй парлымын да Тик назлар табалмадым. Үзе сайлаган язмышымның Юллары бүтән иде. Бүгенгедәй үткәненә Гомерләр узса иде. Кояш баешына бара Гомерем агышлары. Яна сүнәрлек түгел шул Яшьлегем ялгышлары. Зәңгәр сирень чәчәкләре Ник җилләдә тирбелә. Бүгенгедәй, үткәненә Үзәкләрем өзелә. Бәхет алмасы биек тә Үрелдем алалмадым. Пар миләштәй парлымын да Тик назлар табалмадым.

Русский перевод

И омуты, и плёсы - все. Качалась - плыть не сумела. У берега синий цветок Искала - не нашла, не смела. Яблоко счастья высоко - Тянулась, не сорвала. Мы, как парная рябина, А ласк - ни крошки, ни слова. Судьба, что выбрала сама, Вела дорогой иной. О, если б, как сегодня, в прошлое Уходили бы жизни волной. К закату тянутся дни, Теченьем уносит года. Не гаснут - не суждено - Ошибки моей молодости всегда. Зачем же сирень голубая В ветрах колышется вновь? Как нынче - за прошлое сердце Рвётся на тонкую боль. Яблоко счастья высоко - Тянулась, не сорвала. Мы, как парная рябина, А ласк - ни крошки, ни слова.