Ак калфак (икенче вариант)

Белый калфак (второй вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Асыл ташлар, ефәк җепләр кушып, Чиккән калфак-кызлар бизәге. Ай алкалы татар сылуының Күңеле саф, изге йөрәге. Татар кызы аулак өйләрдә Кич утырып чигә калфагын. Якты уйлар, матур теләк теләп Каршылый ул илемнең таңын. Татар йолалары онытылмас Ак калфаклы кызлар булганда. Асыл затлар-милләт аналары, Татарлыкны саклап торганда. Ак калфакның югалган чагы дип, Җырлар туган үткән елларда. Югалмасын, каралмасын иде Калфагыбыз озын юлларда. Татар кызы, ак калфаклы сылу, Кушыл әйдә,безнең сафларга. Милләт өчен, янып-көеп яшәп, Ана телебезне сакларга!

Русский перевод

Драгоценный камень, шелковая нить - Вышитый калфак - девичье убранство. У татарской красавицы с лунными серьгами Душа чиста, свято её сердце. Татарская девушка в тихой избе Вечерами вышивает свой калфак. Светлые мысли, добрые пожеланья Встречают рассвет моей страны. Не забудутся татарские обычаи, Пока есть девушки в белых калфаках. Благородные - матери народа, Пока берегут татарскую суть. Говорили: время утраты калфака - Песни рождались в минувшие годы. Пусть не потеряется, не померкнет Наш калфак в дальних дорогах. Татарская девушка, белокалфачная красавица, Присоединяйся к нашим рядам. Во имя народа жить горя и пылая, Чтобы беречь родную речь!