Оригинальный текст
Туган илем - шиңмәс гөл бакчасы,
Нинди җылы синең язларың.
Чәчәкләр уяна,
Күңелләр куана,
Җирне ямьли Урал тауларың,
Мәңге балкысын таңнарың.
Туган илем - сүнмәс кояшым син,
Кояш сымак - син дә бер генә.
Елмайган әнкәмдәй,
Иркәли-иркәли,
Үстерәсең безне, илгенәм.
Газиз әнкәмдәй, илгенәм.
Туган илем - бетмәс хәзинам син,
Тик син генә минем телемдә.
Уңгандыр улларың,
Җигәрле кызларың,
Шат яшиләр туган илемдә,
Күкрәп чәчәк аткан җиремдә,
Юмарт җиремдә, илемдә.
Русский перевод
Родной край - неизсякаемый сад цветов,
Как теплы твои весны.
Распускаются цветы,
Сердца ликуют,
Уральские горы украшают землю,
Пусть всегда сияют твои зори.
Родной край - моё незакатное солнце,
Как солнце - ты одна единственная.
Как моя улыбающаяся мать,
Лаская и нежа,
Воспитываешь нас, родина моя.
Как любимая мама, родина моя.
Родной край - моё бесконечное сокровище,
Только ты у меня на устах.
Пусть успешны будут сыновья твои,
Могучи дочери твои,
Пусть живут счастливо в родном крае,
На земле моей, пышно цветущей,
На щедрой земле моей, крае моём.