Җыр һәм курай

Песня и курай

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Җырладым мин моң-зарымны Кичен кызлар тауында. Сүттем шомлы уйларымны, Син булмагач янымда. Йөрәктән чыккан җыр гына Йөрәккә керә шулай. Күңелемне күмеп моңга Җырымны көйли курай. Тау битендә үскән курай Тавшымны тыңлаган. Ул да миндәй боеккандай Моң-зарымны урлаган (Моң-зарына чорналган). Йөрәктән чыккан җыр гына Йөрәккә керә шулай. Күңелемне күмеп моңга Җырымны көйли курай. Үтте көннәр...Сине эзләп, Тагы килдем шул тауга (Килдем кызлар тауына). Мин җырлаган көйне көйләп, Курай тулган (калган) моң-зарга. Йөрәктән чыккан җыр гына Йөрәккә керә шулай. Күңелемне күмеп моңга Җырымны көйли курай.

Русский перевод

Я пел свой стон, свою печаль Вечером на Девичьей горе. Расплёл тревожные мысли, Ведь тебя не было рядом. Только песня из сердца Так же в сердце и входит. Утонув в мелодии, Мою песню выводит курай. Курай, что вырос на склоне, Слушал мой голос глухой. И, словно тоже поблёкший, Мою печаль украл (в печаль мою укутан). Только песня из сердца Так же в сердце и входит. Утонув в мелодии, Мою песню выводит курай. Дни прошли... Тебя ища, Снова поднялся на гору (поднялся на Девичью гору). Ту песню, что пел я прежде, Курай до краёв наполнил тоскою. Только песня из сердца Так же в сердце и входит. Утонув в мелодии, Мою песню выводит курай.