Зәй буе шомыртлары

Черёмухи над рекой Зай

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Зәй сулары ага салмак кына, Текә түгел аның ярлары. Ярларында үсә шомырткайлар, Гүя аның йөзек кашлары. Шомырт чәчкәләре бигрәк исле, Исенә исерерсең. Син дә мине, шомыртларга карап, Исеңә төшерерсең. Зәй сулары ага салмак кына, Күңеленнән җырлар җырлыйдыр. Шомыртлар да, башын салып, аның Җырлаганын, бәлки, тыңлыйдыр. Шомырт чәчкәләре бигрәк исле, Исенә исерерсең. Син дә мине, шомыртларга карап, Исеңә төшерерсең. Шомыртлар да, яр өстеннән иелеп, Зәй суына сөеп карыйдыр. Язлар җиткәч ак чәчкәләр атып, Мәхәббәттән шулай аңкыйдыр. Шомырт чәчкәләре бигрәк исле, Исенә исерерсең. Син дә мине, шомыртларга карап, Исеңә төшерерсең.

Русский перевод

Река Зай течёт неторопливо, Не пусты её крутые берега. На склонах черёмуха растёт, Словно колечки её бровей. Цветы черёмухи так душисты, От аромата закружится голова. И ты меня, на черёмуху глядя, Непременно вспомнишь. Река Зай течёт неторопливо, И песни льются из её души. Черёмухи склонили головы, Наверное, слушают её напев. Цветы черёмухи так душисты, От аромата закружится голова. И ты меня, на черёмуху глядя, Непременно вспомнишь. Черёмухи, склонившись с берега, Любуются водой реки Зай. Когда приходит весна, белый цвет дают, Так от любви они томятся. Цветы черёмухи так душисты, От аромата закружится голова. И ты меня, на черёмуху глядя, Непременно вспомнишь.