Уйларымда мәктәп еллары

В моих мыслях школьные годы

Исполнитель

Виталий Агапов

Создано

December 03, 2025

Последнее обновление

December 03, 2025

Оригинальный текст

Балачакның гүзәл бер мизгеле Хәтеремдә минем бүген дә. Кулга тотып чәчәк бәйләмнәре Килгән көнем белем иленә. Кыңгыраулы мәктәп елларына Алып кайта мине уйларым. Укытучы апам дәшә сыман: Улларым сез минем, кызларым. Хуш килдең син, балам, әйдә, диеп, Алып киттең тормыш юлыннан. Авыр чакта ярдәм кулын суздың, Сакладың син ялгыш адымнан. Кыңгыраулы мәктәп елларына Алып кайта мине уйларым. Укытучы апам дәшә сыман: Улларым sez минем, кызларым. Өйрәттең син, ярат, балам, диеп, Туган илне, әткәң-әнкәңне. Гомерең буе халкың өчен тырыш, Онытма син туган телеңне. Кыңгыраулы мәктәп елларына Алып кайта мине уйларым. Укытучы апам дәшә сыман: Улларым sez минем, кызларым.

Русский перевод

Прекрасный миг детства В моей памяти и сегодня. Связки цветов в руках Пришли в мою страну знаний. К школьным годам звонким Меня возвращают мысли. Учительница моя, как мать: Вы мои дети, девочки. «Добро пожаловать, дитя моё», - говоря, Повела ты меня жизненным путём. В трудную пору протянула руку помощи, Сберегла ты меня от ошибок. К школьным годам звонким Меня возвращают мысли. Учительница моя, как мать: Вы мои дети, девочки. Научила ты: «Люби, дитя», - говоря, Свою родную страну, отца и мать. Всю жизнь свою старайся ради народа, Не забудь свой родной язык. К школьным годам звонким Меня возвращают мысли. Учительница моя, как мать: Вы мои дети, девочки.

Предложить исправление