Мактанчык үрдәк

Хвастливый утенок

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Бак-бак килеп, тавыш биреп, Алпан-тилпән атлап, Кайта үрдәк елгадан. Без үрдәкләр, матур кошлар, Юктыр бездән батырлар! Як-ягына каранып, Үз-үзенә сокланып, Кайта үрдәк елгадан. Карагыз миңа, нинди матур, Муеным нинди горур! Шулай мактанып кайтканда, Юл аркылы чыкканда, Үтеп киткән паровоз. Горур муен аста калган, Үрдәктән йоннар очкан. Бак-бак килеп, тавыш бирми, Алпан-тилпән кайтмый, Үрдәк инде елгадан. Шуны әйтәм, сез дусларга, Ярамый мактанырга.

Русский перевод

Кря-кря, голос подавая, Вразвалочку ступая, Возвращается утенок от реки. Мы утята - птицы статны, Нет отважней, нет знатней! По сторонам он озирался, Сам собой он любовался, Возвращается утенок от реки. Посмотрите, я какой красивый, Как горда моя шея! Так, хвастаясь дорогой, Переходя путь поперек, Пронесся мимо паровоз. Гордая шея вниз склонилась, Пух с утенка разлетелся. Кря-кря - не подает он голоса, Вразвалочку не возвращается, Не идет утенок от реки. Вот и говорю вам, друзья мои, Хвастаться нельзя.