Мин әнкәемне төшемдә күрдем

Я увидел мать во сне

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Мин әнкәемне төшемдә күрдем, Иртән гөлләргә су сибә иде. Иркә гөлләрдәй әнкәй безне дә Иркәли иде, гел сөя иде. Мин әнкәемне төшемдә күрдем, Каз бәбкәләрен күлгә төшерде. Шул бәбкәләрдәй сабый чагымны Әнкәем кабат искә төшерде. Мин әнкәемне төшемдә күрдем, Нидер әйтте дә миңа кул сузды. Сагынасыңдыр, беләм, әнкәем, Кайталмадым шул, күп айлар үтте. Мин әнкәемне төшемдә күрдем, Толымлап үрә иде чәчкәен. Бу юл төшләре сиңа чакыра, Өзелеп сагындым, кайтам, әнкәем.

Русский перевод

Я увидел мать во сне, Поутру цветы она поливала. Как нежные цветы - и нас Она ласкала, вечно любила. Я увидел мать во сне, Гусят к озеру спускала. Как тех гусят, мое детство Мать опять мне напомнила. Я увидел мать во сне, Что-то сказала, руку протянула. Скучаешь, знаю, мама, Не смог вернуться - месяцы прошли. Я увидел мать во сне, Косы ей заплетала. Дороги эти сны к тебе зовут, Сердцем тосковал - вернусь, мама.