Эх, син гармун

Ах, ты гармонь

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Син уйнасаң авылымның Яңгырап тора кичләре, Сине тыңлый югары очлар, Тыңлый түбән очлары. Эх, син гармун, Әй моңлы баян, Яшь кызларның мәхәббәтен Беләсең кайдан. Әнә тыңла: таңда берәү Өздереп гармун, тарта. Аны тыңлап кошларның да Телендә моңы арта. Эх, син гармун, Әй моңлы баян, Яшь кызларның мәхәббәтен Беләсең кайдан. Картларның да, яшьләрнең дә Үзәген өзә генә. Моңы белән ут кабыза Моңсызлар йөрәгенә. Эх, син гармун, Әй моңлы баян, Яшь кызларның мәхәббәтен Беләсең кайдан.

Русский перевод

Как заиграешь - в нашей деревне Эхом звенят все вечера, Слушают верхние окраины, Слушают нижние двора. Ах, ты гармонь, Эх, певучий баян, Откуда знаешь ты Девичью любовь. Вот послушай: на заре один Рвет душу, тянет гармонь. И слушая, птицы тоже В языке своем множат напев. Ах, ты гармонь, Эх, певучий баян, Откуда знаешь ты Девичью любовь. И старых, и молодых За сердце берет до слез. Твоей мелодией зажжешь Безмо́лчное сердце. Ах, ты гармонь, Эх, певучий баян, Откуда знаешь ты Девичью любовь.