Бәхтизин

Бәхтизин

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Ил өстендә давыл купкач, Канга таплангач җирләр. Кыннан суырды кылычын Бәхтизин кебек ирләр. Кыйратты яуда дошманны Уралның бөркетләре. Онытмый Ватан, онытмый, Бәхтизин кебекләрне. Кырып салдылар дошманны, Кичтеләр утны, суны. Бәхтизин булды иң алда, - Гайрәтле башкорт улы. Кыйратты яуда дошманны Уралның бөркетләре. Онытмый Ватан, онытмый, Бәхтизин кебекләрне. Яу кырында ятып калды, Күрмәде җиңү көнен. Чапай һәм Шайморатовтай, Ул безнең сафта бүген. Кыйратты яуда дошманны Уралның бөркетләре. Онытмый Ватан, онытмый, Бәхтизин кебекләрне.

Русский перевод

Когда над страной разразилась буря, И кровью растоптана стала земля, Меч из ножен вынули воины - Такие, как Бәхтизин, мужи. Громили в бою врага Орлы Урала. Не забывает Родина, не забывает Таких, как Бәхтизин. Крошили врага без пощады, Прошли сквозь огонь и воду. Бәхтизин был впереди, - Смелый башкирский сын. Громили в бою врага Орлы Урала. Не забывает Родина, не забывает Таких, как Бәхтизин. Остался лежать на поле брани, Не увидел он дня победы. Как Чапай и Шайморатов, Он в нашем строю сегодня. Громили в бою врага Орлы Урала. Не забывает Родина, не забывает Таких, как Бәхтизин.