Кайтырмын, әнкәем

Вернусь, мама

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Мамык шәлен салып иңнәреңә, Мине еракларга озаттың. Моңсулана балаң хәзер чит якларда - Сүзен яттан белә һәр хатның. Кайтырмын, әнкәем, Бик соңлап булса да. Түкмә син күз яшең, Күңелең тулса да. Мамык шәлен синең иңнәреңдә, Көзге җилләр аны уйната. Коштай очып кайтып җитер идем - Арабызда күпме юл ята. Кайтырмын, әнкәем, Бик соңлап булса да. Түкмә син күз яшең, Күңелең тулса да. Мамык шәлен синең иңнәреңдә, Суынмасын иде җылысы. Туган якны күпме сагынсам да, Чит якларда әле каласы... Кайтырмын, әнкәем, Бик соңлап булса да. Түкмә син күз яшең, Күңелең тулса да.

Русский перевод

Пуховый платок, накинутый на плечи, Ты вдаль меня с дороги проводила. Тоскует твой ребенок в стороне чужой - Наизусть теперь он помнит каждое письмо. Вернусь я, мама, Пусть поздно, но вернусь. Не лей слезы, Хоть сердце переполнено. Пуховый платок на твоих плечах, Его играет осенний ветер. Я птицей бы домой слетел - Да между нами сколько дальних дорог. Вернусь я, мама, Пусть поздно, но вернусь. Не лей слезы, Хоть сердце переполнено. Пуховый платок на твоих плечах, Пусть не остынет его тепло. Как ни тоскую по родному краю, В чужих краях пока еще остаться... Вернусь я, мама, Пусть поздно, но вернусь. Не лей слезы, Хоть сердце переполнено.