Ак күбәләк булып

Белой бабочкой

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Күрәсеңдер күңел елаганын, Яшьләр кипкән хәзер күзләрдә. Тырышмагыз инде: юата алмый Нинди генә җылы сүзләр дә. Ак күбәләк булып тәрәзәгә кунып, Читтән күзәтәсең сак кына. Мин риза барсына, беразга булса да Яныма син, җаным, кайт кына. Әйтелмичә калган сүзләр бардыр Яшеренгән хисләр йөрәктә, Тормыш йомгакларын сүтүләре Ялгызлыкта авыр бигрәк тә. Ак күбәләк булып тәрәзәгә кунып, Читтән күзәтәсең сак кына. Мин риза барсына, беразга булса да Яныма син, җаным, кайт кына. Парлы мендәрләрне парсыз итеп, Бер-берсеннән читкә этәргән Язмышымның биргән сынавына, Алга таба ничек түзәргә? Ак күбәләк булып тәрәзәгә кунып, Читтән күзәтәсең сак кына. Мин риза барсына, беразга булса да Яныма син, җаным, кайт кына.

Русский перевод

Вижу, как плакала душа твоя, Слёзы высохли сейчас в глазах. Не пытайся больше: не сможет утешить Никакие, даже самые тёплые слова. Белой бабочкой на окошко опустившись, Стороной наблюдаешь осторожно. Я согласна на всё, хоть ненадолго Ты вернись ко мне, душа моя. Есть, наверное, невысказанные слова, Скрытые чувства в глубине сердца, Жизненные узлы распутывать В одиночестве тяжело особенно. Белой бабочкой на окошко опустившись, Стороной наблюдаешь осторожно. Я согласна на всё, хоть ненадолго Ты вернись ко мне, душа моя. Парные сны превращая в бессонные, Друг от друга прочь толкая, Испытанию, что судьба мне послала, Как вытерпеть, как идти вперёд? Белой бабочкой на окошко опустившись, Стороной наблюдаешь осторожно. Я согласна на всё, хоть ненадолго Ты вернись ко мне, душа моя.