Әти-әнигә

Родителям

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Балачагым тугаена барып, Әти мәтрүшкәләр җыйгандыр. Кадерлемнең олы йөрәгенә Бар яхшылыклар да сыйгандыр. Мәтрүшкәле чәйләр эчеп кенә Сагынуны басып булсачы. Туган йортта һәрчак әти-әни Колач җәеп, көтеп торсачы. «Балам кайта», - диеп, әнием дә Иртә таңнан инде торгандыр. Түп-түгәрәк бәхет теләп миңа, Изге догаларын кылгандыр. Мәтрүшкәле чәйләр эчеп кенә Сагынуны басып булсачы. Туган йортта һәрчак әти-әни Колач җәеп, көтеп торсачы. Сездән башка тагын кем бар җирдә «Бала» диеп, өзелеп җан аткан? Әлдә ярый Ходай Тәгалә сезне Минем әти-әни итеп яраткан. Мәтрүшкәле чәйләр эчеп кенә Сагынуны басып булсачы. Туган йортта һәрчак әти-әни Колач җәеп, көтеп торсачы.

Русский перевод

К колыбели детства я приду - Папа мяту-материнку рвал. В сердце дорогих, в сердце большом Всякая доброта уместилась. Если б только мятным чаем Можно было утолить тоску. Если б в доме родном всегда Папа с мамой ждали, распахнув объятья. «Дитя вернётся», - мама тоже С ранним рассветом уже вставала. Круглого, целого счастья желая мне, Святые молитвы творила. Если б только мятным чаем Можно было утолить тоску. Если б в доме родном всегда Папа с мамой ждали, распахнув объятья. Кто ещё на свете так, как вы, За ребёнка рвёт душу и ждёт? Хвала Всевышнему - Он вас Сделал моими родителями. Если б только мятным чаем Можно было утолить тоску. Если б в доме родном всегда Папа с мамой ждали, распахнув объятья.