Ак чәчкәдәй карлар

Белые, как цветы, снега

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Исеңдәме икән, ак карлар өстеннән Ак хыяллар белән атладык. Кулга-кул тотынып, бәхеткә йотылып, Мәхәббәт җырларын ятладык Ак чәчкәдәй карлар, ак чәчкәдәй карлар, Бүген дә сагышка салалар. Югалган ярымны, бәхетле чагымны, Язмышны озатып баралар. Ак карлар өстендә бәхеткә төренеп, Назларга күмелеп аунадык Ул карлар күптәннән эреде, югалды Ак таллар дәрьяга әйләнеп. Ак чәчкәдәй карлар, ак чәчкәдәй карлар, Бүген дә сагышка салалар. Югалган ярымны, бәхетле чагымны, Язмышны озатып баралар. Кайтырмын дидең дә, киттең дә югалдың Кайтмадың яныма әйләнеп. Бәхетле чагыңны, карларны сагынып, Ничәнче җәйләрне җәйләдең? Ак чәчкәдәй карлар, ак чәчкәдәй карлар, Бүген дә сагышка салалар. Югалган ярымны, бәхетле чагымны, Язмышны озатып баралар.

Русский перевод

Помнишь ли, как по белым снегам Мы шагали с белыми мечтами? Рука в руке, захлебываясь счастьем, Мы наизусть учили песни любви. Белые, словно цветы, снега, белые, словно цветы, снега, Даже сегодня тоску навевают. Половинку потерянную, счастливое время мое Вслед за судьбой они сопровождают. На белом снегу, укутавшись в счастье, В нежность уткнувшись, мы валялись. Те снега давно уже таяли, исчезли, А белые валы рекою стали. Белые, словно цветы, снега, белые, словно цветы, снега, Даже сегодня тоску навевают. Половинку потерянную, счастливое время мое Вслед за судьбой они сопровождают. Ты сказал: «Вернусь», и ушел, и пропал, Не вернулся ко мне, завернув. Счастливое время и снега вспоминая, Сколько уж летних лет ты прожил? Белые, словно цветы, снега, белые, словно цветы, снега, Даже сегодня тоску навевают. Половинку потерянную, счастливое время мое Вслед за судьбой они сопровождают.