Яңа ел (алтынчы вариант)

Новый год (шестой вариант)

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Кадерле бер кунак көткән кебек Яңа елны көтә йөрәкләр. Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте, Күңелләрдә иң саф теләкләр. Яңа елның яңа сабыйлары Тигез бәхет белән тулсыннар. Яраткан һәм көтә белгәннәргә Кавышулар насыйп булсыннар. Беркайчан да тормыш авырлыгын Ялгыз күтәрмәсен аналар. Ата-ана тигезлеге белән Пар канатлы үссен балалар. Яңа елның яңа сабыйлары Тигез бәхет белән тулсыннар. Яраткан һәм көтә белгәннәргә Кавышулар насыйп булсыннар. Һәр кешенең булсын таянычы Авырлыклар килгән минутта. Кара күләгәләр капламасын, Утлар янсын кичен һәр йортта. Илләр имин, еллар тыныч булсын, Иген уңсын кырда ишелеп. Ак кар кебек саф теләкләр белән Яңа елга атлый кешеләр.

Русский перевод

Словно дорогого гостя ждут, Новый год сердца встречают. В руках - усердья новый труд, В душах - чистые желанья. Пусть у новогодних малышей Будет счастье поровну дано. Тем, кто любит и умеет ждать, Пусть свиданье будет суждено. Никогда пусть тяжести житейской Мамы в одиночку не несут. В равенстве отцов и матерей Дети с парой крыльев пусть растут. Пусть у новогодних малышей Будет счастье поровну дано. Тем, кто любит и умеет ждать, Пусть свиданье будет суждено. Пусть у каждого опора будет В час, когда нагрянет горе. Пусть не кроют домы тени мрака, Пусть огни горят в вечернем доме. Пусть народы будут в мире, в тиши, Пусть урожай колосится в поле. С чистыми, как белый снег, мечтами Люди в Новый год идут навстречу.