Менә шулай

Вот так

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Әллә нигә, әллә нигә, әллә нигә Ай каршында ялгыз йолдыз бер яна да бер сүнә. Әллә нигә ярсып-ярсып йөрәк тибә, Җилкуарлар дөнья куа, эшкуарлар төш күрә. Ерак-ерак калды туфрак, туган яклар, Төн үтә дә керфек какмый, туа таңнар. Яна, яна баш очында тик тулган ай, Ай, ай, ай, менә шулай. Менә шулай килеп җиттек, менә шулай, Ата үрдәк инә казны сүгә-сүгә зар җылый. Эшләр шулай, эх, дускаем, эшләр шулай, Дөнья хәлен аңлый алмый урманда бүре улый. Ерак-ерак калды туфрак, туган яклар, Төн үтә дә керфек какмый, туа таңнар. Яна, яна баш очында тик тулган ай, Ай, ай, ай, менә шулай. Ерак-ерак калды туфрак, туган яклар, Йөрәк сызлый... Төн үтә дә керфек какмый, туа таңнар. Нидер сизеп йөрәк сызлый... Яна, яна баш очында тик тулган ай, Иртә таңдан яңа мәйдан, шайтан Сабантуедай, Ай, ай, ай, менә шулай...

Русский перевод

Отчего же, отчего же, отчего же Перед месяцем одинокая звезда то горит, то гаснет. Отчего же в исступленье сердце бьется, Ветер гонит этот мир, делец во сне мечтает. Далеко-далеко остались земли, край родимый, Ночь идет, не дрогнут веки - рождаются рассветы. Горит, горит над головой одна лишь полная луна, Ай, ай, ай, вот так. Вот так и докатились, вот так, Селезень гусыню, браня, жалобно рыдает. Дела такие, эх, дружище, дела такие, Не понять судьбы мира - в чаще воет серый волк. Далеко-далеко остались земли, край родимый, Ночь идет, не дрогнут веки - рождаются рассветы. Горит, горит над головой одна лишь полная луна, Ай, ай, ай, вот так. Далеко-далеко остались земли, край родимый, Сердце ноет... Ночь идет, не дрогнут веки - рождаются рассветы. Что-то чуя, сердце ноет... Горит, горит над головой одна лишь полная луна, С ранней зари - новая площадь, словно сатанинский Сабантуй, Ай, ай, ай, вот так...