Оригинальный текст
Агыла да болыт, агыла да болыт,
Җилфер-җилфер җилгә кушылып,
Җәйге аяз күкләрдә, җәйге аяз күкләрдә.
Дус-иш белән яшәү рәхәт туып үскән илләрдә.
Йөгереп-йөгереп каршы бардым
Җаныем-бәгърем су алганда,
Чишмәләрдә-суларда, чишмәләрдә-суларда.
Аерылмагыз, аерылмагыз, куллар булса кулларда.
Тәрәз ачтым, айга карыйм,
Ай каршында йолдыз уйный
Җәйге аяз кичләрдә, җәйге аяз кичләрдә.
Йөргән юллар киң булса да җитми туган илләргә.
Йөргән юллар киң булса да җитми туган илләргә,
Йөргән юллар күп булса да җитми туган илләргә...
Русский перевод
Плывут облака, плывут облака,
Ласково шелестя на ветку,
В летнем чистом небе, в летнем чистом небе.
В годы, когда рос с удовольствием дружить с друзьями.
Бежал-бежал я навстречу,
Когда моя душа воды набрала,
В родниках-речках, в родниках-речках.
Не расставайтесь, не расставайтесь, если есть руки - держитесь за руки.
Окно открыл, смотрю на луну,
Перед луной играет звезда
В летние ясные ночи, в летние ясные ночи.
Хоть дороги широки, не хватает до родного края.
Хоть дороги широки, не хватает до родного края,
Хоть дорог много, не хватает до родного края...