Оригинальный текст
Сызылып-сызылып таң атканда,
Кояш калкып, ай батканда
Уйладым уйларымны.
Әй, уйларым-дускайларым,
Барыбер очына чыг(а) алмамын,
Ватмагыз башкаемны.
Өзелеп-өзелеп ник янасың,
Җанымны утка саласың,
Әй, газиз йөрәккәем.
Көн янасың, төн янасың,
Җырлатасың, елатасың,
Табасың сәбәпләрен.
Чыктым урманга-кырларга,
Сайрар кошларны тыңларга,
Җир җиләк җиткән инде.
Ак яулыгым шул ук иде,
Әйт(ә) алмадым әйтер сүзем,
Зиһ(е)нем чуалган иде.
Ак яулыгым шул ук иде,
Әйт(ә) алмадым әйтер сүзем,
Зиһ(е)нем чуалган иде...
Русский перевод
На рассвете, едва светая,
Когда солнце встает, а луна уходит,
Я думал думы свои.
Эх, мысли мои, дружочки мои,
Все равно до конца не дойду,
Не терзайте вы голову мне.
Сгорая, почему ты так пылаешь,
Душу мою в огонь бросаешь,
Ах, сердце мое драгоценное.
Днем горишь, и ночью горишь,
Заставляешь петь, заставляешь плакать,
И причины находишь.
Вышел я в леса да в поля,
Птичьи трели послушать,
Земляника уже поспела.
Белый платок мой тот же был,
Не сумел я сказать свои слова,
Мысли мои спутались.
Белый платок мой тот же был,
Не сумел я сказать свои слова,
Мысли мои спутались...