Оригинальный текст
Аллы-гөлле, ай, гөлчәчәк,
Якты булсын киләчәк.
Сагыш-хәсрәт артта калсын,
Арып-алҗып хәлдән тайсын,
Матур булсын күрәчәк.
Аллы-гөлле, ай, гөлчәчәк,
Кояш күрсә - үсәчәк.
Уфтансаң - дошманнар көлә,
Шатлансаң - шайтаннар күрә,
Дөнья шулай түгәрәк.
Аллы-гөлле, ай, гөлчәчәк,
Бар(ы)бер язлар җитәчәк.
Яуган карлар, сагыш-зарлар,
Кушылып язгы ташкыннарга,
Эреп, агып китәчәк.
Аллы-гөлле, ай, гөлчәчәк,
Үрелеп-үрелеп үсәчәк.
Язган бәхет бер киләчәк,
Йөрәкләр дөп-дөп тибәчәк,
Ходайны ят итмәсәк.
Русский перевод
Пестрый, яркий, ай, цветочек,
Светлым будет наш итог.
Пусть печали отступают,
Утомившись, угасают,
Пусть прекрасен будет срок.
Пестрый, яркий, ай, цветочек,
Солнце греет - он растет.
Вздохнешь - враги смеются зло,
Радость - бесу весело,
Так кругом идет народ.
Пестрый, яркий, ай, цветочек,
Все равно весна придет.
Снегопады, боль и стоны,
Слившись в вешние разгоны,
Тают, утекут в разлет.
Пестрый, яркий, ай, цветочек,
Вьется, тянется вперед.
Суженное счастье будет,
Сердце громко, дробно стукнет,
Если Бога не забудем.