Оригинальный текст
Агыйдел өстендә томан,
Йөрәктә сагыштан юрган.
Ак томаннар таралыр да
Сагыш таралыр микән?..
Томан, агымсу - бер туган,
Сары сагыш - уйнаш сыман,
Үзе әрсез, үзе ямьсез,
Мәңге таралмас сыман.
Таңнар ата, көн яңара,
Ак томаннар тарала,
Җанкай-бәгърем, йөрәгемне
Сагышлардан арала.
Ай-ли, гөлкәем,
Талдай нечкә билкәең...
Бөгелә дә сыгыла искән җилдә
Яр буенда бөдрә таллар,
Сөйләшергә зар-интизар
Булып йөргән хәлләр бар.
Өзелә дә үзәк, яна йөрәк,
Җан-дуслар көннән көн сирәк,
"Җәйләр" үтте бәхет эзләп,
"Көз" килде безне күзләп...
Таңнар ата, көн яңара,
Ак томаннар тарала,
Җанкай-бәгърем, йөрәгемне
Сагышлардан арала.
Ай-ли, гөлкәем,
Талдай нечкә билкәең...
Барасы да юллар урау юллар,
Аккан судай үтәсе дә еллар,
Еллар арасында, хыял арбасында
Адашып калды язмышлар.
...Ләкин әле көзем алтын чагым,
Уйна әле җырым, моңлы сазым,
Бу дөньяның серле гүзәллеген
Мәңге күреп туймамын.
Таңнар ата, көн яңара,
Ак томаннар тарала,
Җанкай-бәгърем, йөрәгемне
Сагышлардан арала.
Ай-ли, гөлкәем,
Талдай нечкә билкәең...
Русский перевод
Туман над Агиделем,
Сердце ходит в тоске.
Рассеются белые туманы,
Рассеется ли тоска?..
Туман, река - одна родня,
Жёлтая тоска - словно измена,
Сама бесстыжая, сама некрасивая,
Вроде бы навсегда не рассеется.
Занимается рассвет, день обновляется,
Белые туманы рассеиваются,
Душенька моя, родная, сердце моё
От тоски избавляется.
Ой-ляй, цветочек мой,
Тонкая, как ива, твоя талия...
Сгибаются, клонятся на ветру
Ивы кудрявые у берега,
Есть такие случаи,
Что с тягой и напряжением разговаривают.
Рвётся нутро, горит сердце,
Близкие друзья день ото дня реже,
"Лета" прошли в поисках счастья,
"Осень" пришла, глядя на нас...
Занимается рассвет, день обновляется,
Белые туманы рассеиваются,
Душенька моя, родная, сердце моё
От тоски избавляется.
Ой-ляй, цветочек мой,
Тонкая, как ива, твоя талия...
Все дороги, что пройти, - извилисты,
Годы проходят, как текущая вода,
Между годами, в колеснице мечты
Потерялись судьбы.
...Но ещё осень моя золотая пора,
Играй же, песня моя, мелодичный мой саз,
Тайной красоты этого мира
Во век не насыщусь я.
Занимается рассвет, день обновляется,
Белые туманы рассеиваются,
Душенька моя, родная, сердце моё
От тоски избавляется.
Ой-ляй, цветочек мой,
Тонкая, как ива, твоя талия...