Солдат

Солдат

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Яу кырында яшь салдатның Йөрәгемнән кан тамды. Шунда үскән ак чәчәкләр Кып-кызыл булып калды. Гомере бетте, ә бит егет Гөлләрне назламаган. Ярата дип, яратмый диеп, Таҗларын санамаган. Егет алды чәчәкләрне Гашыйклар өзсен өчен. Бу дөнъяның матурлыгын Башкалар күрсен өчен. Гомере бетте, ә бит аның Унтугызы тулмаган. Бу егет бит бер кызгада Әле гашыйк булмаган. Ачы яшен йотты ана Күңелкәйләре тулып. Җиңү һәм тынычлык кайтты Кулыннан сәлам булып. Яшь егетнең гомеркәе Өзелде яу кырында. Юк, ул яши, мәңге яши, Балкып кояш нурында. Егет алды чәчәкләрне Гашыйклар өзсен өчен. Бу дөнъяның матурлыгын Башкалар күрсен өчен. Гомере бетте, ә бит аның Унтугызы тулмаган. Бу егет бит бер кызгада Әле гашыйк булмаган.

Русский перевод

На поле боя юного солдата Из сердца кровь лилась. Там выросли белые цветы, Став ярко-красными. Жизнь его угасла, но ведь парень Не наслаждался цветами. «Не любишь», говоря, любовь отрицая, Венцов их не считая. Парень сорвал цветы, Чтобы влюбленные рвали. Красоту этого мира, Чтобы другие видели. Жизнь его прошла, но ведь Девятнадцати не было ему. Парень ведь в одной любви Ещё не был влюблён. Горькие слёзы проглотила мать, Сердца переполнившись. Победа и мир вернулись, Салютом став в руке. Жизнь юноши оборвалась На поле боя. Нет, он жив, вечно жив, Сияя в солнечных лучах. Парень сорвал цветы, Чтобы влюбленные рвали. Красоту этого мира, Чтобы другие видели. Жизнь его прошла, но ведь Девятнадцати не было ему. Парень ведь в одной любви Ещё не был влюблён.