Хәтер җыры (икенче вариант)

Песня памяти (второй вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Был тормышка беребез дә Мәңгелеккә килмәгәнбез. Мәңге калыр затларны ник Исән чакта белмәгәнбез? Күккә ашкан шул җаннәрдан - Йолдызлардан нурлар тама. Кыска гына гомерләрдән Мәңге сүнмәс (үлмәс) җырлар кала. Газиз халкым! Синең язмыш Үзе ялкын, үзе салкын... Хөсәеннәр, Мөбәрәкләр, Фәйзи Гаскәр, Фәтихләрең, Бәхтиләрең Илфакларың, Филүсләрең, Ишмуллалар*. Безне ташлап китеп баргач, Бушап калды бу дөньялар. Халык өчен җанын биреп Үлгәннәрнең кәберен бел. Җыр булып калыр затларның Исән чакта кадерен бел. Ул исемнәр, җырлар булып Яши (яшәр) күңел түрләрендә! Тамуг булды тормышлары Оҗмах булсын гүрләрендә! Газиз халкым! Синең язмыш Үзе ялкын, үзе салкын... Хөсәеннәр, Мөбәрәкләр, Фәйзи Гаскәр, Радикларың, Бәхтиләрең Илфакларың, Филүсләрең, Ишмуллалар. Безне ташлап китеп баргач, Сүнеп калды бу дөньялар, ...Күңелләр гел юксыналар, Сүнеп калды бу дөньялар. * Арыслан Мөбәрәков, Хөсәен Кудашев, Хөсәен Әхмәтов, Хөсәен Мәжитов, Фәйзи Гаскәров, Фәтих Ихсанов, Радик Гәрәев, Бәхти Гайсин, Филүс Гәрәев, Илфак Смаков, Ишмулла Дилмөхәмәтовлар күз уңында тотыла.

Русский перевод

В эту жизнь никто из нас Не пришел навеки жить. Почему не ценим то, Что останется навек? От тех душ, что в небеса Вознеслись - звезд льется свет. От коротких тех судеб Вечно светят нам их песни. Дорогой мой народ! Твоя судьба То пламя, то холод... Хусаины, Мубареки, Файзи Гаскар, Фатихи, Бахти, Ильфаки твои, Филюсы, Ишмуллы. Когда они нас покинули, Опустели эти миры. За народ отдавших жизнь - Помни их могилы. То, что песней остается, Цени, пока живы. Те имена песнями Живут в глубинах сердца! Адом были их земные жизни - Рай да будет им в могилах! Дорогой мой народ! Твоя судьба То пламя, то холод... Хусаины, Мубареки, Файзи Гаскар, Радики, Бахти, Ильфаки твои, Филюсы, Ишмуллы. Когда они нас покинули, Погасли эти миры, ...Сердца вечно тоскуют, Погасли эти миры. * Помним Арыслана Мубарекова, Хусаина Кудашева, Хусаина Ахметова, Хусаина Мажитова, Файзи Гаскарова, Фатиха Ихсанова, Радика Гараева, Бахти Гайсина, Филюса Гараева, Ильфака Смакова, Ишмуллу Дильмухаметова.