Бураннарга каршы барам (беренче вариант)

Иду навстречу буранам (первый вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Күңелемә тиңдәш итәм Ярсыган бураннарны. Давылларга каршы атлап, Әйләнәм урамнарны. Давылларга каршы барам, Офык ачылмас кебек. Йөрәгемнең янулары, Мәңге басылмас кебек. Йөрәгемә тынгы тапмый, Үрсәләнгән чакларым, Нишләргә белми каңгырып, Өзгәләнгән чакларым! Бер мөгҗиза булыр кебек (сымак) Мәхәббәт хакларына - Алып китәр төсле давыл Мине яшь чакларыма. Алып китәр төсле давыл Минем сагышларымны, Сиңа илтеп кушар төсле Минем язмышларымны. Йөрәгемә тынгы тапмый, Үрсәләнгән чакларым, Нишләргә белми каңгырып, Өзгәләнгән чакларым! Өркөтерлек түгел мине, Давыллы урамнары. Йөрәгемдә купкан бүген Мәхәббәт бураннарын. Нишләп кенә килдең икән Адашкан язмыш булып, Сулышым өзелгәндә дә, Өзелмәс сагыш булып?! Йөрәгемә тынгы тапмый, Үрсәләнгән чакларым, Нишләргә белми каңгырып, Өзгәләнгән чакларым!

Русский перевод

Приравниваю к сердцу своему Бушующие вьюги и метели. Навстречу бурям, шагом твёрдым, Обхожу я улицы в округе. Иду навстречу бурям напролом, Горизонт не открывается будто. Сердца моего терзанья Не утихнут, кажется, вовеки. Сердцу моему покоя не найти, Времена мои тревожные, Не зная, что мне делать, застыв, Времена мои смятенные! Как будто чудом обернётся Во имя истинной любви - Унесёт меня, как вихрь метельный, В мои далёкие года. Унесёт, как вихрь метельный, Все печали и тоску мою, И к тебе доставит, словно весть, Мою судьбу, мой путь земной. Сердцу моему покоя не найти, Времена мои тревожные, Не зная, что мне делать, застыв, Времена мои смятенные! Не могут напугать меня Буранные твои пути. Ведь в сердце разгорелась нынче Любви могучая метель. Зачем же ты пришла ко мне Блуждающей судьбой незваной, Даже когда дыханье оборвётся, Неразрывной грустью неустанной?! Сердцу моему покоя не найти, Времена мои тревожные, Не зная, что мне делать, застыв, Времена мои смятенные!