Әле генә...

Только что...

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Уйланам да хәйран калам, Гомернең агышына. Төшенеп тә өлгермәдем Дөньяның аешына. Әле генә мәхәббәттән, Могҗиза көтә идем. «Кайчан үсеп җитәрмен?» дип Зарыгып бетә идем. Бәхет нурына коенып, Шатлана-көлә идек. Гомер буе гел дә шулай Булыр дип белә идек. Әле генә мәхәббәттән, Могҗиза көтә идем. «Кайчан үсеп җитәрмен?» дип Зарыгып бетә идем. Яшьлек язым әллә кайда, Еракта калган икән. Язлар алда дип юану Матур бер ялган икән. Әле генә мәхәббәттән, Могҗиза көтә идем. «Кайчан үсеп җитәрмен?» дип Зарыгып бетә идем.

Русский перевод

Думаю - и диву даюсь Течению дней. Не успел разобраться В переменах мира. Только что от любви Чуда я ждал. «Когда же вырасту?» - Изнывал я, устал. В свете счастья купаясь, Мы смеялись, сияя. Знали: будет всегда Так - дорога такая. Только что от любви Чуда я ждал. «Когда же вырасту?» - Изнывал я, устал. Весна моей юности где-то Далеко позади. Утешенье: «Весны впереди» - Красивый обман в груди. Только что от любви Чуда я ждал. «Когда же вырасту?» - Изнывал я, устал.