Сарман (өченче вариант)

Сарман (третий вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сандугачлар гына кайда сайрый - Сарман буйларында тирәктә шул, Сарман буйларында тирәктә. Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем Үрелеп чәчәк ата йөрәктә. Сарман буйларыннан китә алмыйм, Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын шул, Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын. Күзләреңне тутырып карарсыңмы? Зәңгәр таудан яулык болгармын. Сарман буйлары ла бик киң алан, Печәннәре җитәр бер заман шул, Печәннәре җитәр бер заман. Кавышулары ла бик аз вакыт, Әмма аерылышу бик яман.

Русский перевод

Где ж поют одни соловьи - У Сармана, у речных берегов, У Сармана, у речных берегов. Юная любовь моя к тебе Прорастает в сердце, как цветок. Не могу уйти от берегов Сармана, Слушать будешь - песни запою, Слушать будешь - песни запою. Взглянешь ли, наполнив взглядом очи? Я с лазурной горы платок взметну. Берега Сармана - ширь да луг, Сенокосы будут в свой черед, Сенокосы будут в свой черед. Для свиданий времени так мало, А разлука - горький самый год.